Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кабат мәктәпкә...

Җәй шундый тиз үтә!.. Каникул әле генә башланган кебек иде, инде мәктәпкә әзерләнер вакыт та җитте. Күңелдә шундый сәер хисләр. Бер яктан, сыйныфташларымны сагындым, икенче яктан, укырга бер дә барасым килми...

Люция Ибәтуллина, психолог:

Әйе, яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Быел кемдер – беренче сыйныфка, кемдер – бишенчегә, ә кайберәүләр яңа мәктәпкә барачак. Алар өчен 1 нче сентябрь икеләтә дулкынландыргычтыр. Хәер, син инде күптән укучы булсаң да, һәр сентябрь саен организмыңа мәктәп тормышына яңадан ияләшергә туры килә. Шуңа да иң элек һәркемгә кирәкле гомуми киңәшләремне бирәм.

*Уку елы башланырга ким дигәндә ике атна кала уку вакытындагы режим белән яши башла. Мәсәлән, иртәнге 7 дә тор, кичке 10 да йокларга ят.

*Берничә ай гаджетлардан файдалануны кимет. Бигрәк тә йокы алдыннан аларны кулыңа алмаска тырыш. Нерв системасына болай да авыр, озаклап социаль челтәрләрдә утырсаң, виртуаль уеннар уйнасаң, шашыну дәрәҗәсенә җитүең дә бар. Йокының сыйфаты кимү турында әйтеп тә тормыйм.

*Спорт белән шөгыльлән. Баш мие өчен физик күнегүләрне эшкәртү фикерләүгә тиң. Яхшы укыйсың, игътибарлырак буласың килсә, атнага кимендә өч тапкыр спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, сүз профессиональ спорт турында бармый. Ә менә физик көчне, активлыкны, чыдамлылыкны арттырырга булышучы җиңелчә күнегүләр һәркем өчен мөһим.

*Әгәр син башка мәктәпкә яки яңа сыйныфка күчәсең икән, уку елы башланыр алдыннан берәр кызыклы мастер-класска барып кайтырга киңәш итәм. Анда син үзең белән таныштырырга өйрәнерсең. Яңа җирдә үзең турында сөйләргә җиңелрәк булыр.

*Сентябрь алдыннан план һәм максатларны барлау да файдалы. Кайсы фәннәрне ныклап үзләштерергә кирәк (әйтик, алга таба укырга керү өчен)? Кайсы фәннәрдән белемем аксый? Кайсы дәресләр кызыклы булыр? Нинди яңа китаплар укырга теләр идем? Менә шундый сорауларга җавап табып куйсаң, мәктәп тормышы күпкә кызыклырак тоелыр.

*Һәм соңгысы! Әлбәттә, мәктәпкә яхшы уй-хыяллар белән генә барырга кирәк! Уку сиңа нәрсә бирә – шул турыда уйла. Бу үз-үзеңне ачу мөмкинлеге дә, ныклы белем, яңа дуслар да, файдалы очрашулар да булырга мөмкин. Сыйныфта булган күңелле вакыйгаларны искә төшерсәң, елмаеп җибәрүеңне сизми дә калырсың. Җәен сыйныфташларыңның күбесе белән күрешмәгәнсездер. Уку елы башлану – кочаклашу, хәл белешү, хатирәләр белән бүлешү өчен менә дигән вакыт!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев