Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Каен суы

Каен суы – каенның сынган яки кисегән кәүсәсеннән һәм ботакларыннан тамыр басымы ярдәмендә агучы, бик тә файдалы су. Каен суы җыяр чак якынлаша. Гадәттә, аны март азагыннан башлап, апрель дәвамында җыялар.

Каен суының организмга тәэсире, файдасы чиксез күп:
- организмның саклану үзлеген ныгыта;
- азык үзләштерүне яхшырта;
- кан басымын нормага сала;
- канның циркуляциясен тизләтә, канны чистарта;
- кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;
- стрессны, хроник аруны киметә;
- озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;
- йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;
- йөрәк эшчәнлеген ныгыта;
- онкологик авыруларга каршы торуны арттыра;
- бөерләрне чистарта;
- холестеринны чыгара;
- ябыгырга булыша;
- яралар төзәлүгә ярдәм итә;
- тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.

Шулай ук зыяны да бар:
- каен бөреләренә аллергиясе булган кешеләргә каен суы эчү тыела.
- консервланган каен суы шикәр авырулыларга зарарлы.
- промышленность объектлары, автотрассалар янындагы каеннардан алынган суны эчәргә рөхсәт итмиләр.
- ашказаны авыртучыларга, бөерендә таш йөртүчеләргә каен суын эчүдән тыелырга кирәк.
Каенның суын алгач, ул урынга чөй кагып куярга кирәк. Шул җирне соңыннан туфрак белән сылап та куялар. Болай агачка зур зыян килми.
Каеннарны рәнҗетмичә, сак кына кулланып дәва алыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев