Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кальций организмга нигә кирәк?

Сөякләрдә кальций 90% ка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли.Ул сөякләрне форма­лаштыру һәм ныгыту ту­рында кайгырта. Үсү һәм тешләрне сак­лау өчен кирәк...

Сөякләрдә кальций 90% ка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли.
Ул сөякләрне форма­лаштыру һәм ныгыту ту­рында кайгырта. Үсү һәм тешләрне сак­лау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тук­ландыра», нервыларга ту­зарга ирек бирми.
Эндокрин бизләрнең нормаль эшчәнлеген тәэ­мин итә. Ялкынсынуга каршы тору сәләте булганлыктан, организмның чирләрдән саклану көчен арттыра.
Олы кеше өчен кальций­ның көнлек нормасы якын­ча 800 мг (бу 3-4 кружка сөт). Әгәр дә сез җирдә (да­чада ) актив эшлисез һәм чишмә булып тирегез ага икән, кальцийның көнлек нормасы артыграк булыр­га тиеш.
Озак вакыт гормональ препаратлар кабул итү­челәр өчен дә ( алар орга­низмнан кальцийны чыга­ра), кан авыруларын, эчәк­лек, бөер, эндокрин бизләр, аллергия белән авыручы­лар өчен дә кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш.
Calcium
Остеохондрозны — сөяк тукымасы кибүне бул­дырмас өчен, 30 дан узган хатын-кызларга көн саен 1000 мг кальций кереп то­руы кирәк.
Әлеге минералның тәүлеклек дозасын арт­тыру өчен, түбәндәге киңәшләрдән файдала­ныгыз.
Тавык йомыркасы, шулай ук солы, карабодай боткасы, борчак, фасоль, чикләвек, көнбагыш, әфлисун, йөзем дә кальцийга бай.
Җәй көне шпинат, яшел суган, петрушка, салат үләне, кыяр, чөгендер, ки­шер, ак баш кәбестә һәм чәчәк кәбестә күп ашарга ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев