Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Камал театры артисткасы Нәфисә Хәйруллина әнисе турында якты истәлекләр белән бүлешә

– Нәфисә, син 15 яшеңнән әниеңнән калдың. Аны искә алмаган көнең дә юктыр. Балачакта ул сине ничек тәрбияләде?– Әни белән үткән көннәрем бик бәхетле чаклар булган икән. Ул мине Тукай һәм халык әкиятлә...

Нәфисә, син 15 яшеңнән әниеңнән калдың. Аны искә алмаган көнең дә юктыр. Балачакта ул сине ничек тәрбияләде?

– Әни белән үткән көннәрем бик бәхетле чаклар булган икән. Ул мине Тукай һәм халык әкиятләре сөйләп иркәләп йоклата иде. Әни мине японнарча тәрбияләде. 4 яшемә кадәр нәрсә эшләсәм дә, ачуланмады.


Бердәнбер бала булгач, иркәләнгән вакытларың да булгандыр. Күбрәк нинди сыйфатларың әниеңнән күчкән, дип уйлыйсың?

– Әни мине беркайчан да жәлләмәде. Бакчага баргач та башны күтәрми эшли идем. Китаплар укырга яратты ул. Мине дә мәҗбүр итте. Әни миңа үзе кебек горур булырга куша иде. Ә аның сеңлесе Мәйсәрә апа, киресенчә, «горур кешегә яшәү авыр була», ди торган иде. Чыннан да, горурлык кайвакыт комачаулый миңа. Шул ук вакытта минем күңелне сүз белән бик тиз яралап була.


Ни өчендер әниең артист булуыңны теләмәгән.

– Кайбер артистларның балалары сәхнәдә уйный. Мин дә әнигә: «Ичмаса, сәхнәгә чыгып агач булып кына басып торыйм инде», – дип ялына идем. Ул мине театрга алып йөрмәде. Шулай да, Яңа ел бәйрәмендә бармыйча калмадым. Әни кечкенә чактан ук: «Артист булам дип авызыңны ачасы булма!» – дип кисәтеп куйды. Артист булса, шәхси тормышы булмас, дип уйлагандыр ул. Ә мин барыбер шул хакта гына хыялландым. Әни минем табиб яисә тәрҗемәче булуымны теләде.

Әниең исән чагында гаиләдә булган гореф-гадәтләрне, йолаларны хәзер дә саклыйсыңмы?

– Ул ырымнарга ышанучан иде. Мин дә шундый. Әйтерсең әни мине хәзер дә саклый сыман. Ул динебезгә хөрмәт белән карады, мине гарәпчә укырга өйрәтеп калдырды. Мин аның рухына һәрвакыт догалар укыйм. Әни көчле кеше иде. Ул минем алда беркайчан да еламады. Үземне дә көчсез дип әйтә алмыйм, чөнки 15 яшьтә әнидән калып мөстәкыйль яшәү җиңел булмады. Аллага шөкер, тормышта барыбер үз урынымны таптым.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев