Камал театры "Шигырь сөйләүчегә" бушлай билет бирә / ВИДЕО/

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131-ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Шигырь сөйләүчегә билет” дигән үзенчәлекле акция игълан итә!

"Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә бер дүртюллык).
Акция бары бер көн генә дәвам итә: 26 апрельдә, 16.00дән 18.00 сәгатькә кадәр. Әлеге махсус тәкъдим 26 апрельдә 19.00 сәгатьтә булачак “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакленә генә кагыла. Шигырь сөйләгән өчен билет беренче билет сатып алынган очракта гына бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Дуслык җепләре ныгысын Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.
    265
    0
    0
  • Комикс яса – планшет от! Дустым, сине «Мин комикс ясыйм» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
    248
    0
    0