Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Камера күреп тора

Россия мәктәпләренә “акыллы” видеокамералар куярга җыеналар.

Әти-әнигә белгертми генә дәрестән качып булмаячак. Россия мәктәпләренә “акыллы” видеокамералар куярга җыеналар. Алар балаларны һәм әти-әниләрне йөзләреннән таный торган булачак. Теләгән очракта, электрон көндәлеккә баланың мәктәпкә ничәдә килеп, ничәдә китүен хәбәр итүне беркетергә мөмкин.

Видеокамералар Россиянең 12 төбәгендә урнашкан 1,6 мең мәктәптә эшли инде. Соңрак алар 43 меңнән артык уку йортында пәйда булачак. Бер камера 10 мең сум тирәсе тора. Мәктәпкә шундый 20ләп “күз” урнаштырырга җыеналар. Моның өчен барлыгы 2 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта “Ведомости” басмасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев