Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Канатлы дусларыбызны көтәбез!

Әлмәт районының Тайсуган авылы мәктәбе укучылары җылы яклардан кайтучы кошларны каршыларга әзер.

Кошларның туган якка кайтуы яз җитүен хәбәр итә! Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайта. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар. Әлмәт районының Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да кошларның кайтуын ел саен  түземсезлек белән көтеп ала. Әти-әниләре, укытучылары белән кош оялары, җимлекләр ясыйлар. «Быел да без кошларны каршыларга әзер», ‒ дип хәбәр итә Тайсуган авылы мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев