Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кар бөртәкләре нигә бер-берсен кабатламый [кызыклы факт]

Кышның иң матур мизгелләренең берсе – кар яву күренеше. Бияләйләребезгә кунган нәфис кар бөртегенә игътибар итик. Нинди төгәл шәкелле, искиткеч матур алар! Һәм шуларның һәркайсы бер-берсен кабатламый....

Кышның иң матур мизгелләренең берсе – кар яву күренеше. Бияләйләребезгә кунган нәфис кар бөртегенә игътибар итик. Нинди төгәл шәкелле, искиткеч матур алар! Һәм шуларның һәркайсы бер-берсен кабатламый. Мең вә миллион, миллиард бөртекне аерым тикшереп карасак та бер-берсенә охшашын тапмабыз. Бу нинди могҗиза соң?

Болытлар аша үткәндә су парлары каты хәлгә килеп вак кына кристалларга әйләнәләр. Ягъни су молекулалары билгеле бер тәртиптә хәрәкәт итеп шундый хәлгә киләләр. Җиргә төшеп җиткәнче бу кечкенә кристаллар бер-берсе белән кушыла-кушыла кар бөртеген барлыкка китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев