Каравон
Бу – рус халкының милли бәйрәме. Иң кызыгы шул: әлеге бәйрәмне Татарстанда гына үткәрәләр. Ул ел саен Лаеш районының Никольское авылында уза.
Килеп чыгышы
«Каравон» атамасы «хоровод» сүзеннән, әйлән-бәйлән уйнаудан алынган. Бәйрәмнең тарихы мәҗүсилек чорына ук барып тоташа, диләр. Борынгы славяннар, әйлән-бәйлән уйнап, кояшка рәхмәтләрен белдерә торган булганнар. Соңрак чиркәү әһелләре бу бәйрәмне бераз үзгәрткән, совет заманында исә Каравон бөтенләй тыелган. 1988 нче елдан Каравон Никольское авылында фольклор бәйрәме буларак үткәрелә башлый. 2003 нче елда Татарстан Президенты Указы белән аңа дәүләт бәйрәме статусы бирелә. Хәзер исә Каравонны май ахырында Бөтенроссия бәйрәме буларак уздыралар.
Бәйрәмдә нишлиләр?
Каравон өч көн буе дәвам иткән. Кич җитеп, эшләр беткәч, халык, авыл уртасына җыелып, «каравон уйнаган». Уенчылар, җилкәгә җилкә терәп, түгәрәккә басканнар һәм, бер-берсенең чәнчә бармакларын тотып, сәгать теле уңаена, үрдәк кебек атлап, җырлый-җырлый хәрәкәт иткәннәр. Бәйрәмдә билгеле бер тәртиптә өч җыр җырланган. Алар шактый озын, һәркайсы унар минут диярлек дәвам иткән. Һәр җырны өч тапкыр җырларга кирәк булган. Һәм бу өч көн буе кабатланган! Мондый бәйрәмнең хикмәте дә бар, әлбәттә! Каравон – егетләргә кәләш сайлау урыны булган. Кызлар бәйрәмгә махсус киемнәр теккән, аларны бизәгән. Бу кием хатын-кызның ни дәрәҗәдә уңган-булганлыгын күрсәткән.
Хәзерге вакытта Каравон бәйрәме авыл халкын гына түгел, йөзләгән фольклор коллективын җыя. Бәйрәмгә хәтта чит илләрдән дә киләләр. Осталар кунакларны балчыктан әвәләргә, юкә кабыгыннан төрле әйберләр үрергә, тимерчелеккә һәм башка һөнәрләргә өйрәтә. Балалар өчен аттракционнар берничә гасыр элек популяр булган уеннар рәвешендә эшләнә.
Факт
Бәйрәмнең өч җыры – «Как по морю синему», «При долу-долочке», «Как по речке». Алар хәзер дә нәкъ шушы тәртиптә башкарыла.
Каравонга бәйле әйтем
Каравонда чирәм таптамаган кызга яучы җибәрмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев