Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кариев театры яңа премьера тәкъдим итә

14 һәм 27 февральдә Кариев театры Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкият премьерасын тәкъдим итә.Әкияттә...

14 һәм 27 февральдә Кариев театры Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкият премьерасын тәкъдим итә.
Әкияттә Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул алдап-йолдап Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала.
Ә бу вакытта урман җәнлекләре яз бәйрәме Нәүрүзне үткәрергә әзерләнеп йөриләр. Әгәр урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр, Нәүрүз бәйрәме булмаска һәм Яз да вакытында килмәскә мөмкин! Геройлар Нәүрүзне каршы ала алырмы?
Режиссер – Эльдар Гатауллин
Рәссам – Иршат Азиханов
Композитор – Азат Хөсәенов
Балейтмейстер – Нурбәк Батуллин
Спектакль “Татнефть” компаниясенең гранты ярдәмендә куелды. Тәрҗемәче – Халисә Уразова.


Башлану вакыты: 14:00
Тел.: (843) 237-53-96, 237-62-51.
Урыны: Петербург урамы, 57 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев