Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Каршы ал, Чаллы! Исәнме, 3 мәктәп!

Ай саен редакция хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренә юл ала. Сәбәбе нидә дисезме?!

Җавабы бик гади: ай саен укучыларыбызга журналлар илтәбез. Бер очтан Чаллы шәһәренең башка мәктәп укучылары белән танышып, яңа дуслар табу максатыбыз. Шөкер, теләкләребезгә ирешәбез дә! Кайсы мәктәп, гимназия ишеген шакымыйк – безне җылы итеп каршы алалар. «Сабантуй»  сүзен ишетү белән, укытучылар үзләренең балачакта укып үскән газеталарны искә алса, балалар төсле рәсемле  «Сабантуй»  журналының тизрәк битләрен барлый башлый.
3 мәктәптә кунак булуыбыз да бәйрәмгә тиң очрашу булды. Мәктәп директоры Әлфия Хәмәдиева да күптәнге танышларын очраткандай ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Актлар залында җыелган укучылар белән дә «Сабантуй» журналының 100 еллык тарихына да сәяхәт кылдык, куар кодлар аша кереп видеоларны да карадык. 3 мәктәптә 700 ләп укучы белем ала. Аларга 30 лап тәҗрибәле укытучы  белем бирә. Шунысына куандык, биредә укучылар барысы да татар телендә сөйләшә, аңлый. Якташлары Факил абый Сафин шигырьләрен укып, үзләре иҗат иткән шигырьләре белән дә таныштырдылар. Очрашу укучыларның «Бәйрәм бүген» җыры белән тәмамланды. Мәктәп белән журналыбызның дуслыгы әле башлана гына.  Талантлы укучылардан кызыклы язмалар көтеп калабыз. Бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев