Каһвә түгел, шоколад кирәк


Күп кеше көндез йокы килүдән интегә һәм каһвә эчеп йокыдан айнымакчы була.
Ә менә Американың Төньяк Аризона университеты галимнәре бу очракта ачы шоколад ярдәмгә килүен дәллиләгән. Сынауда 122 кеше катнашкан, йокылары килә башлагач, аларның бер төркеменә какаосы 60 % да ким булмаган шоколад, икенчесенә каһвә биргәннәр.
Алданрак һәм бер сәгатьән соң сынауда катнашучыларның электр энцефалографиясе күрсәткечләрен тикшергәннәр, кан басымнары үлчәгәннәр, психологик халәтен сорашканнар. Шоколадның баш миен активлыгын арттыруы, реакцияне һәм игътибарны туплау сәлатен яхшыртуы расланган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дуслар җыелган җирдә Сабантуй» журналы Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклын быел да дәвам итә.
-
Сез моңарчы ишетмәгән 25 табышмак Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар.
-
Нинди торт яратасыз? 27 гыйнвар – шоколадлы торт көне