Кайчан кыш килер?


Көзнең соңгы ае башланды. Барыбыз да зарыгып, ап-ак кышны көтәбез. Кышның беренче көне кышкы көнгә охшармы? Кыш җылы килерме, әллә инде артык салкын булырмы?
Әлеге сорауларга җавапларны сынамышлардан эзләп карыйк.
Кар беренче октябрьгәчә күренсә, чана юлы тиз булмас.
Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.
Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.
Беренче ноябрь яңгыр өстенә кар яуса, җәй салкын килер.
Ноябрь тугызында бәс булса - суыкка, томан булса - җылыга.
Ноябрь кар өрә - галәмгә ашлык китерә.
Фото сезоны-года.рф сайтыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.