Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан күгендә – "Йолдызлык"! (ФОТО)

Кичә, 19 нчы апрель көнне Татарстан башкаласында яңа йолдызлар кабынды! Дөресрәге, йолдызчыклар! "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңүчеләрне кечкенә йолдызчыкларга тиңләрлек шул. Яшь булуларына да...

Кичә, 19 нчы апрель көнне Татарстан башкаласында яңа йолдызлар кабынды! Дөресрәге, йолдызчыклар! "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңүчеләрне кечкенә йолдызчыкларга тиңләрлек шул. Яшь булуларына да карамастан, үзләрен сәхнәдә чын артистларча иркен тотулары, табигый сәләтләре белән алар тамашачылар күңелен җәлеп итәләр. 
Быел инде 22 нче тапкыр уза торган "Созвездие - Йолдызлык" үз максатына тугры кала: республикадагы иң талантлы балаларны ачыклый. Зоналарда сайлап алынган коолективлар, гадәттәгечә, Казанга Гала-концертка җыела. Беренчесе шуның кичә УНИКС концертлар залында узды. Бер атнага якын әзерлек белән шөгыльләнгән балалар арасында җиүңүчеләр ачыкланды. Ә инде тагын ун көннән соң, ягъни 29 нчы апрельдә "Пирамида"да икенче Гала-концерт узачак.
Әлегә узган тамашадан матур фотолар белән хозурланыйк.

Калган тагын бик күп фотолар "Ялкын" журналының Вконтакте төркемендәге фотоальбомнар бүлегендә. Бу төймәгә басып карагыз! 


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев