Казан халкы Америка рәссамы һәм иллюстраторы Гэри Бэйсмен белән очрашачак


26 сентябрьдә Казанда “Смена” заманча мәдәният үзәгендә рәссам һәм “Esquire”, “Forbes”, “GQ”, “Time”, “Rolling Stones” басмалары иллюстраторы Гэри Бэйсмен белән “Сәнгатьтә хәтер” дип аталган очрашу була. Очрашу барышында аның “Мифические создания” фильмының фрагментлары күрсәтеләчәк.
Гэри Бэйсмен инде күп еллар сәнгатьтә хәтер темасы өстендә эшли. 2013 елда ул әти-әниләре тарихына нигезләнгән күргәзмә ача.
Рәссам 1960 елда туган, хәзерге вакытта Калифорния штатында Лос-Анджелеста яши. Аның эшләре Вашингтондагы Милли портрет галереясы һәм Римдагы Заманча сәнгать музееның даими коллекцияләре составына керә.
“Смена” заманча мәдәният үзәгендәге очрашу инглиз телендә рус теленә тәрҗемә ителеп алып барылачак. Россиядәге АКШ илчелеге булышлыгында оештырылачак чара 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото ru.tsn.ua сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.
-
Эсседән ничек качарга? Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек суытырга? Бездән берничә киңәш!