Казан кунакханәләре һәм рестораннары кунакларга Бөтендөнья туризм көне уңаеннан ташламалар ясаячак


26-28 сентябрьдә Казанның кайбер кунакханә һәм рестораннары үз кунакларына ташлама ясаячак. Бу – Бөтендөнья туризм көне белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья туризм көне – 1979 елда Бөтендөнья туризм оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан булдырылган халыкара бәйрәм. Бәйрәмнең максаты – туризмны пропагандалау, дөньякүләм ширкәтләрнең икътисадына керткән өлешен яктырту, төрле ил халыклары арасындагы элемтәне үстерү.
Ташламаның күләме бина администрациясе тарафыннан билгеләнә һәм 10- 20% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Казанның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото ukrtourism.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дуслык җепләре ныгысын Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.
-
Комикс яса – планшет от! Дустым, сине «Мин комикс ясыйм» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
-
Баланы югары сәнгатьне яратырга ничек итеп өйрәтергә? 15 апрель – Халыкара сәнгать көне