Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан марафоны алдыннан Үзәк стадион янында балалар йөгереше узачак

20нче май көнне Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданчыкта «Race for kids» дип аталган балалар йөгереше узачак. Ул Казан марафоны алдыннан «ЯДобротворец» иҗтимагый-иҗади проекты белән берлектә оешт...

20нче май көнне Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданчыкта «Race for kids» дип аталган балалар йөгереше узачак. Ул Казан марафоны алдыннан «ЯДобротворец» иҗтимагый-иҗади проекты белән берлектә оештырыла.

Йөгерештә 5 яшьтән 12 яшькәчә балалар 422 метр аралыкны үтәчәкләр. Һәм кем өчендер бу үз гомерендә беренче марафон булачак. Старт алдыннан һәр катнашучыга номер, ә инде финишта медаль һәм значок тапшырылачак. Гомумән, барлык катнашучыларны күңелле программа, «Яшел фитнес»тан («Зеленый фитнес») күнегүләр эшләп алу һәм әлбәттә инде, йөгереш көтә.
Әлеге чарада катнашырга Россиянең 25 төбәгеннән 460тан артык бала теркәлгән инде. Ә йөгереш булган көнне оештыручылар 500ләп катнашучы көтә. Алар арасында Татарстанның балалар йортларында һәм социаль приютларда тәрбияләнүчеләр дә бар.
Йөгерештә катнашу – бушлай. Старт 20нче майда 13.00 сәгатьтә биреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев