Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан мэры премия өләшә

Казанда шәһәр мэры исемендәге стипендиягә дәгъва кылуга фәнни-тикшеренү эшләр конкурсы кысаларында эшләр кабул ителә башлаган.Проектлар ике этапта якланачак: читтән торып һәм “урында”. Эксперт советы...




Казанда шәһәр мэры исемендәге стипендиягә дәгъва кылуга фәнни-тикшеренү эшләр конкурсы кысаларында эшләр кабул ителә башлаган.


Проектлар ике этапта якланачак: читтән торып һәм “урында”. Эксперт советы 30ар мең сум күләмендә 16 стипендия, 20шәр мең сум күләмендә югары белем бирү оешмалары стдентлары өчен 20 стипендия, 10ар мең сум күләмендә һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен 2 стипендия бирәчәк.


Эксперт советы әгъзалары тәкъдиме һәм Казан Мэры исемендәге стипендияне бирү буенча Иҗтимагый совет карары буенча стипендияләрнең саны үзгәрергә дә мөмкин.


Конкурста катнашыр өчен 2016 елның 28-нче октябренә кадәр Казанның Яшь галимнәр һәм белгечләр советы сайтында теркәлү узарга кирәк. Документлар бары тик электрон вариантта гына кабул ителә.






Чыганак: http://intertat.ru/tt



wr-720-sh-18

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев