Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан мәктәпләре биш көнлек укуга күчмәкче

Биш кенә көн укыячаклар

Сентябрьдән Казан мәктәпләрендә белем алучылар атнага биш кенә көн укырга мөмкин. Шәһәр мэры Илсур Метшин моның норматив базасын булдырырга кушты. Бу хакта ул башкала мәктәпләре һәм лицейларының директорлары катнашында онлайн режимда узган киңәшмәдә әйтте. Мэр сүзләренә караганда, читтән торып уку тәҗрибәсен кулланып, бишкөнлек укуга күчәргә мөмкин булачак. Казан мәктәпләренә Татарстандагы башка уку йортлары да кушылырмы – әлегә монысы билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев