Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан шәһәр филармониясе заманча «Көлсылу» күрсәтте

Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде.

Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде. Өч көн дәвамында яңартылган “Чулпан” мәдәният үзәгендә алма төшәрлек тә урын булмады. “Идел буе районнары мәктәпләре безнең тамашага бик теләп килделәр, билетлар җитеп тә бетмәде”, – ди Казан шәһәр филармониясе администраторы, атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Усманов.

“Золушка” әкиятен белмәгән бала сирәктер. Филармония артистлары аны заманлаштырып, бүгенге көн балаларына яраклаштырып әзерләгән. Мюзиклның режиссеры – Евгений Казанцев. Ә рольләрне Сөмбел Билалова, Әмир Әхмәдишин, Гөлназ Гафурова, Рөстәм Асаев, Алсу Сөнгатуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Эльвира Хәйруллина кебек танылган, тамашачы яратып кабул иткән артистлар башкарды. “Казан” бию ансамбленең мәктәп-студиясенә йөрүче балалар да сәхнәдә югалып калмадылар, спектакльдә биеделәр дә, җырладылар да. 

Нәни тамашачылар спектакль барышында үзләре дә артистлар белән аралашып, интерактивта катнаштылар. Зал сабыйлар тавышына күмелде. Ә заманча җырларны ишеткәч, кайберләре хәтта бии үк башлады.

Айгөл Токинова спектакльгә ике кызы белән килгән. “Безгә бик ошады. Яңартылган “Чулпан” мәдәният үзәген күптән килеп күрәсе килгән иде. Монда бик әйбәт ремонт ясалган. Экскурсиядә йөргән кебек, һәр нәрсә зәвыклы итеп башкарылган, милли орнаментлар бигрәк күңелгә якын. Ә спектакльне кызларым да, үзем дә яраттым. Актерларның костюмнары бик матур. Җырчы-артистларның осталыгына сокланып утырдым”, – ди ул.

Казан шәһәренең 19 гимназия укытучысы Айсылу Исаева спектакльгә укучылары белән килгән. “Без гимназиябез белән килдек. Балаларга ошады. Заманлаштырылган өлешләрен бигрәк тә яраттылар. Әйтик, әкияттә, Көлсылу балга каретада барса, спектакльдә ул лимузинда элдертә. Үги ананың үз балалары да заманча самокатта җилдерәләр. Болар барысы да бүгенге балаларга якын. Шуңа да алар бирелеп карыйлар. Оештыручыларга бик зур рәхмәт”.

«Көлсылу» музыкаль спектакле Казан филармониясенең май ае репертуарына да кертелгән, киләчәктә мондый спектакльләр татар телендә дә булачак, ди оештыручылар.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев