Казан урамнары буйлап бөтен Россиядән мотоциклчылар колоннасы үтәчәк


24 сентябрьдә Казанда 2016 елның мотосезоны ябылуга багышланган чара булачак.
Бөтен Россиядән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән мотоциклчылар Татарстан башкаласы урамнары буенча колонна булып узачаклар. Моннан кала, чарада экспонатлар сыйфатында дрифт-узыш өчен транспорт чаралары тәкъдим ителәчәк.
Мотоколонна җыелышы “Казан” милли-мәдәни үзәге янында 15.00 сәгатьтә була. 17.00 сәгатьтә колонна ТЭЦ ур., 8 адресы буенча урнашкан Казанның Мотоклуб байк-үзәгенә кадәр барачак, дип хәбәр итә чара оештыручылары.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото kazan.shurum-burum.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч