Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда гигант граффити барлыкка килде

Казанда 183 метрлы граффити ясаганнар!

Казанда 183 метрлы граффити ясаганнар! Ул балаларның галәм турындагы хыялларына багышланган. Әлеге гигант рәсем “Мин сулый алам” дип атала. Граффити Завойский урамында төзелеп килүче паркинг диварын бизи. Рәсемнең биеклеге урыны белән 16 метрга кадәр җитә икән, ә мәйданы мең квадрат метрдан да артып китә. Рәсемне Рөстәм Кубик исемле рәссам ясаган. Моның өчен ярдәмчесе белән аңа 3 атна вакыт һәм 250 литр буяу кирәк булган. Сүз уңаеннан, рәссамның эшләрен Норвегия, Кытай, АКШ, Төркия, Кипр, Яңа Зеландия, Мексика һәм дөньяның башка иллерендә очратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев