Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Насыйри укулары

27 февраль көнне Казан шәһәре К.Насыйри исемендәге 80нче мәктәптә «Насыйри-укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул мәктәпнең 100 еллыгына багышланган иде.

«2021 елда мәктәбебезгә Каюм Насыйри исеме бирелде. Шул елны ук аның исемендәге фәнни-гамәли конференция уздыруны максат итеп куйдык. 3 ел рәттән Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Катнашучыларыбыз да елдан-ел арта. Быел 120 укучы теләк белдерде.  Барлыгы 7 секция эшли. Россиядә Гаилә елы, Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан, укучыларның чыгышларында да әлеге темалар чагылыш тапты. Бүгенге көндә мәктәбебез Каюм Насыйриның 200 еллыгына ныклап әзерләнә. Насыйри укулары да мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында үткәреде» – ди 80нче мәктәп диреторы Роберт Мансуров.

Конференциянең герографиясе дә киң: Балык Бистәсе, Кукмара, Түбән Кама, Арча, Яшел Үзән, Актаныш, Кайбыч районыннан, Мәскәү, Казан шәһәрләреннән тыш, Оренбург, Пермь, Самара, Уфадан да катнашучылар бар иде.

«Сабантуй»  журналы редакциясе баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова «Фән өлкәсендә беренче адымнар» секциясендә чыгыш ясаган балаларга уңышлар теләп, «Сабантуй» журналларын бүләк итте.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев