Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда тамаша - роботлар Сабантуе! /фото/

Бүгенге заманда роботлар төзү белән кызыксынмаган бала бар микән? Юктыр! Роботларның гадәти тормышыбызга үтеп керүен дә исәпкә алсак, яшьтән инженер сәнгате белән кызыксыну – киләчәктә һөнәр сайлаганд...

Бүгенге заманда роботлар төзү белән кызыксынмаган бала бар микән? Юктыр! Роботларның гадәти тормышыбызга үтеп керүен дә исәпкә алсак, яшьтән инженер сәнгате белән кызыксыну – киләчәктә һөнәр сайлаганда аеруча да файдалы нәтиҗәләр бирәчәк. Шуңа өстәп, әлеге мавыгу баланың логик фикерләвен үстерә, игътибарлылыгын да арттыра.





Казанның “ИТ-паркы”ында 23 апрельдә узган беренче “Робосабантуй” фестивале дә шул уңайдан оештырылды. “Югары технологияләр безнең тормышка шул дәрәҗәдә киң үтеп керде ки, хәтта гаджет җитештерүчеләргә караганда, балалар аларны яхшырак белә. Шуңа күрә дә робототехникалар алдагы 10-20 елда безнең тормышта тагын да зуррак үсеш алачак”, – дип билгели “ИТ-парк” директоры Антон Грачев.


“Робосабантуй” фестиваленә җыелган 6-12 яшьлек балалар оештыручылар тарафыннан әзерләнгән төрле ярышларда катнашты: “Робокөрәш” (“сумо”), “Робоквест”, “Робофутбол”, иҗади проектлар конкурсы. Һәр бәйгедә балалар зур кызыксыну белән катнашты, эмоцияләр ташып торды. Мәсәлән, Йошкар-Оладан килгән Иван Ожигалов белән Михаил Симинешев үзләре ясаган конструктор белән роботлар көрәшендә көч сынашты.


Бу көнне ярышлардан тыш, мастер-класслар да үтте. Кечке яшьтәге балалар озынча макароннарны пластилин белән ябыштырып, төрле техник әйберләр, икенчеләре рәсемнәр ясады. Бәйрәм иртәнге 10нан кичке сәгать 4кә кадәр дәвам итте. Ахырдан җиңүче командаларга саллы гына бүләкләр тапшырылды.





Альбина Насырова (Фестивальнең идея авторы, оештыручыларның берсе, “Бала-Сити” балалар бакчалары челтәре директоры):


– Әлеге фестиваль беренче тапкыр гына уздырылса да, халык арасында бик зур кызыксыну уятты. Бушка булуы да роль уйнагандыр. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан (Кукмара, Әлмәт, Мөслим һ.б.) гына түгел, хәтта Йошкар-Ола, Ижевск, Киров өлкәләреннән 700гә якын кеше килде. Ярышларда 200гә якын мәктәп укучысы катнашты. Безнең “Бала-Сити”га йөрүче балалар техника дәресләрен бик яраталар. Ел ахырында аларны һәм башка укучыларны җыеп, шушындый бәйрәм ясыйсым килде. Олы яшьтәгеләр өчен олимпиадалар даими уздырылып тора. Ә менә кече яшьтәге балаларга андый фестивальләр юк иде. Мин бик шатланам, укучылар биредә үзләренең сәләтләрен күрсәтә, башка балалар белән аралаша, ниндидер тәҗрибә алып кайтып китәләр. Һәр катнашучыга дипломнар, җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнде. Әти-әниләр белән балаларга җылы гаилә бәйрәме ясадык дип уйлыйм.


Аида Яруллина (фестиваль кунагы):


– Бөтен гаиләбез белән килдек әлеге фестивальгә. Бик нык ошады. Мондый чараларны ешрак уздырсыннар иде. Мәктәп укучылары бик нык әзерләнеп килгәннәр, үзләре дә роботлар ясаганнар. 4 яшьлек улыбыз Ризаэтдинның да тизрәк робот төзеп карыйсы килде хәтта. Әти-әниләренә, абый-апаларына ияреп килгән 4-5 яшьлек балалар өчен дә техникалар белән кызыксындыру, таныштыру чарасы эшләсеннәр иде дигән бер тәкъдимем дә бар.


Людмила (фестивальдә катнашучының әнисе):


– Шундый матур бәйрәм оештырганнар. Улыбыз Ваня командасы белән “Робокөрәш”тә беренче урынны алды. Аңлатып булмый торган хисләр дулкынында йөзәм әле. Әйтерсең, Ваня космоска очкан. Әти-әни өчен бу бик зур горурлык! Үзем роботларда берни аңламыйм, ләкин улымның күзләрендәге очкын, аның җиңүен җитди кабул итәргә этәрә. Аның өчен бик озак шатланып йөрермендер әле мин. Ирем дә: “Ярыш катлаулы, катнашучылар көчле”, – булды диде. Ваняның үзеннән: “Улым, 16 команда арасында җиңү яулагач, нинди хисләр кичердең?” – дип сораган идем, “Репортер кебек сорыйсың, барысы да яхшы булды”, – дип кыска гына ирләрчә җавап бирде (елмая).






Әлеге фестиваль турында ишетми калучылар да күптер. Андыйлар бер дә борчылмасын. Оештыручылар вәгъдә итүенчә, мондый чара алдагы елларда да традициягә әйләнәчәк.


Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев