Казанда “Татарстан халыклары кухнясы” ачыла


22 сентябрьдә Казанда Халыкара көллият сервисы һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында “Татарстан халыклары кухнясы” конкурс-фестивале узачак.
Конкурс катнашучылары татар, рус, мордва, чуваш, мари, болгар һәм башка халыкларның милли ризыкларын пешерә һәм тәкъдим итә алачаклар. Бәйрәм кунаклары аш-су традицияләре аша төрле халыкларның мәдәни үзенчәлекләре белән таныша һәм Татарстан буенча кулинар сәяхәт кыла алачак.
Ябылу һәм бүләкләү тантанасы Павлюхин ур., 57 адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары дуслыгы йортында булачак. 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото olgasukhova.livejournal.com сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Сабантуй"ны укып өйрәнәбез #мәктәпяңалыклары
-
Каюм Насыйри МӘШҺҮР ТАТАРЛАР
-
Иммунитетны ныгытыр вакыт Киңәшләр