Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Әтиләр көнен бәйрәм итәләр

 Халыкара Әтиләр көнен Казан Кремлендә үзенчәлекле итеп билгеләп узарга ниятләгәннәр. 18 июнь көнне 14.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда әлеге уңайдан “Әти белән музейга!” дигән интерактив чар...

 

Халыкара Әтиләр көнен Казан Кремлендә үзенчәлекле итеп билгеләп узарга ниятләгәннәр. 18 июнь көнне 14.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда әлеге уңайдан “Әти белән музейга!” дигән интерактив чара оештырылачак.


Мәгълүм ки, Әтиләр көне менә инде 100 елдан артык Җир шарының 52 илендә июнь аеның өченче шимбәсендә билгеләп үтелә. Россиядә дә бу бәйрәмне рәсмиләштерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә сөйләшүләр бара. Россиянең аерым төбәкләрендә Әтиләр көне моңа кадәр дә бәйрәм ителә иде инде. Әйтик, Волгоградта аны 2006 елдан бирле 1 ноябрьдә бәйрәм итәләр. Курск, Липецк һәм Ульяновск өлкәләренең дә үз "Әтиләр көне" бар. Әтиләр көнен федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турында 2008 елдан бирле сүз бара. Бу хакта беренчеләрдән булып Владимир Путин сүз башлаган иде. 2014 елда Дәүләт Думасы депутатлары да шундый бәйрәм кертү тәкъдиме белән чыкты.


Ислам мәдәнияте музее уздыра торган чара әтиләр һәм балалар өчен чын мәгънәсендә мавыктыргыч сәяхәт кебек булачак. Программа барышында һәр гаилә үзе өчен кызыклы дөнья ачачак, дип ышандыра проект авторлары. Ибн Фадлан сәяхәте, халкыбызның батыр уллары турында мәгълүмат биреләчәк. Һәр теләгән кунак үз исемен гарәп телендә язарга өйрәнә алачак...


Бу көнне чарада “Татарстан Республикасы әтиләр берлеге”, “Әтиләр советы” (Мамадыш), Казанның күп балалы гаилә оешмасы вәкилләре, “Татар гаиләсе” фонды әгъзалары катнашачаклар. Алар әтиләр мәсьәләсенә тукталачак, үзләренең файдалы киңәшләрен дә бирәчәкләр, ди чараны оештыручылар.  Ата белән бала арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мондый проектлар җәмгыятебезгә бик кирәк.


Чыганак:Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев