Казанга килгән Игорь Николаев сайлауларга барырга өндәде


Җырчы "Kazan-Arena" стадионында концертта катнашачак.
Татарстан башкаласына "Kazan-Arena" стадионында концертта катнашырга килгән танылган эстрада җырчысы Игорь Николаев Казанда яшәүчеләрне VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирергә чакырды.
"Казанга "Голос" җиңүчесе һәм искиткеч кеше Динә Гарипова белән килдек. Бүген кич "Kazan-Arena" стадионында Сергей Лазарев белән концерт үткәрәбез. Барыгыз да сайлауларга, ә аннары - концертка! Бергә җырлыйбыз!" - дип язган артист Instagramда үз битендә.
Мәгълүмат хәм фото tatar-inform.tatar сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күкрәк билгесе нәрсә аңлата? Игътибар иткәнең бардыр: юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар күкрәкләрендә тимер билге йөртә...
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне