Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанның 4 нче гимназиясендә кунак булдык

Бүген «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә укучылар белән очрашты.

 

Бүген «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә укучылар белән очрашты. Гимназиянең икенче сыйныф укучылары «Сабантуй» журналының тарихы, сәхифәләре белән танышып, “Кызларга” һәм “Малайларга” сәхифәләре авторы Аида Яруллина оештырган мастер-класста катнаштылар. Укучылар бигрәк тә “Уен сәгате”, “Ярыш мәйданы”, “Zooдөнья” , “3 D рәсем” сәхифәләрен ошатты. Балалар хәзер журналны укып кына түгел, карап та булуын яхшы белә.

Кызлар-малайлар үзләренең иҗат җимешләрен дә журнал битләрендә бастырырга теләк белдерде. “Минем мәктәп” бәйгесендә катнашып, гимназияләре белән журнал укучыларын таныштырырга сүз бирделәр. Ә гимназиянең күрсәтерлек, сөйләрлек тарихы да, уңышлары да күп икән.

Илхания Вахитова җитәкләгән 4 гимназиядә нинди генә түгәрәкләр эшләми дә, нинди генә чаралар үткәрелми. Сәләтле балаларга карап күңел сөенә, кайсы җырлый, кайсы бии, кемдер оста итеп шигырь сөйли.  Гимназиядә эшләп килүче дүрт музей турында да бик матур итеп сөйләделәр.  Җырлап, биеп, уеннар уйнап вакыт узганы сизелмәде дә. Укучылар, уеннарда катнашып, “Сабантуй” журналыннан бүләкләр дә оттылар. Хәзер инде укучыларны үзебез редакциябездә кунакка көтеп калабыз!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев