Казанның Кремль яр буенда Уңыш фестивале узачак


25 сентябрьдә Казанда көзге Уңыш фестивале узачак. Чара беренче тапкыр Кремль яр буенда оештырыла.
Традицион сатып алулар белән бергә фестивальгә килүчеләр вакытларын гаиләләре белән файдалы ял белән дә үткәрә алачаклар. Яр буенда Татарстан фермерлык хуҗалыкларының сезон яшелчәләре, сөт продуктлары, бал һ.б.лар тәкъдим ителәчәк. Продукциянең тәмен авыз итеп һәм сатып алып булачак.
Уңыш фестиваленнән кала яр буена килгән казанлыларны бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә - балалар өчен мастер-класслар, аниматорлар һәм аквагрим, призлы бәйгеләр, селфи өчен тематик фотозона һәм музыкаль куелыш.
Чара 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итәләр фестивальне оештыручылар.
Мәгълүмат old.kzn.ru
Фото skuki.net
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч