Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанның Нокса урманында җирлекне чүплектән чистарту буенча экология акциясе узды

Казанның Нокса урманында җирлекне чүплектән чистарту буенча экология акциясе узды. Азино төбәге буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов мәктәп укучыларын, җирлектә яшәүчеләрне һәм “Чиста булача...

Казанның Нокса урманында җирлекне чүплектән чистарту буенча экология акциясе узды. Азино төбәге буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов мәктәп укучыларын, җирлектә яшәүчеләрне һәм “Чиста булачак” (“Будет чисто”) яшьләр экология хәрәкәте катнашучыларын урманнын чистартырга чакырды. Бу инициативага Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Хәмзина һәм Казан шәһәре думасы депутаты Эдуард Галиев та кушылды.

Экология акциясендә катнашучылар урман территориясен махсус контейнерлар ярдәмендә чүптән арындырды, 2016 елда салынган экология сукмагын төзекләндерү һәм торгызу буенча чаралар күрде.
Марат Шаһитов сүзләренә караганда, узган елны “Азино” микрорайонында битараф булмаган яшәүчеләр һәм мәктәп укучылары ярдәмендә алар Нокса урманында шактый саллы төзекләндерү эшләре башкарган: кошларга оялар куелган, территория утыргычлар һәм чүп савытлары белән җиһазландырылган. Быел исә “Азино” микрорайны мәктәпләрендә экология дәресләре һәм лекцияләре бирелгән. Шулай да, бу гамәлләргә карамастан, кешеләр урманны чүпләүне дәвам итә.

Нокса урманы аша ике микрорайонны ялгаучы җәяүлеләр юлы уза. Урманны чисталыкта тоту өчен җаваплылыкны җирлектә яшәүчеләрнең барысы да аңлап бетерми. Кайберәүләр даими һәм махсус рәвештә аны чүп белән тутыра, зыян китерә. Ләкин акция нәтиҗәсе буенча активист-экологлар изге максатларыннан тайпылмыйча, туган як табигатен саклауны дәвам итәчәкбез дип белдерде. Әйтик, бүген алар монда һәрдаим эшләячәк экология патрулен булдыру мәсьәләсен хәл итү өстендә эшли.
Исегезгә төшерәбез, 2017 ел Россиядә һәм Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев