Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кече Күккүз кызы Илүзә бер үзе дәү әнисен тәрбияли: мунча да кертә, ашарына да әзерли...

Тормыш шундый нәрсә ул,Яндыра да, көйдерә.Бу – Кече Күккүз авылында яшәүче, үзе яшь, самими, гади, шул ук вакытта бик тә олы, шәфкатьле йөрәкле кызчык Илүзә Гәрәеваның күптән түгел генә язган шигыре....

Тормыш шундый нәрсә ул,
Яндыра да, көйдерә.
Бу – Кече Күккүз авылында яшәүче, үзе яшь, самими, гади, шул ук вакытта бик тә олы, шәфкатьле йөрәкле кызчык Илүзә Гәрәеваның күптән түгел генә язган шигыре. Чыннан да, тормыш кырыслыклары белән күзләре ачылган көннән үк очрашкан ул. Ләкин сындырып сыныйм дип башланган язмышның кабыргасына баса-баса бүген алга бара, укуда һәм иҗатта үрләр яулый.
Илүзәне тапканда көтелмәгән хәл килеп чыга. Әнисе мәңгелеккә күзләрен йома. Әле дөньяны танып белергә дә, әнисенең җылысын, тәмле, йомшак иреннәренең назын, кулларының йомшаклыгын татырга да өлгермәгән нарасыйга яртылаш ятим тамгасы тагыла. Бу ачы дөреслек белән очрашкан әтисе Фәнир төшенкелеккә бирелә. Хәленнән килгәнчә ул нәни кошчыгының янәшәсендә булырга тырышса да, кызны тәрбияләүне, аңа әни кайгыртуын, газизе яратуын бүләк итүне дәү әнисе Шаһидә Сөләйманова үз өстенә ала.
Илүзәгә 5 яшь тулганда әтисе яңа гаилә корып, калага күченеп китә. Кызчык дәү әнисе янында кала. Чая, тапкыр, бик тә матур кыз булып үсә ул. Шат күңелле булырга да тырыша. Тик күзләрен күп вакыт моңсулык биләп ала шул. Бу чакларда Илүзә карашларын еракка төби дә, үзәкләрне өзәрлек итеп җырлый. Ул моң аның йөрәгеннән, күңеленең ерак бер почмагыннан чыгадыр кебек тоела. Җырларның да иң моңлыларын, язмышына туры килгәннәрен сайлый. Илүзә күңелендәге моң йөрәктән-йөрәккә барып җитә. Ул моңга сагыну сагышы да, янәшәдәгеләргә булган рәхмәт хисләре дә салынган кебек тоела. Бер генә тапкыр да әни дияргә насыйп булмаганга, Әниләр турындагы җырларны бигрәк тә яратып башкара ул.
Илүзә дәү әнисенең назларына яхшылык, әйбәт укуы, тырышлыгы белән җавап бирә. Үзе сабый гына булса да, терәк, таяныч булырга тырыша. Илүзәгә 11 яшь тулганда, дәү әнисе йөрәк өянәге кичерә.  Янәшәдәге дуслары иркәләнеп әниләре кочагында утырганда, хәтта өйдә олылар күзәтүеннән башка калырга да курыкканда, урында яткан әбисен карауны Илүзә үз өстенә ала. Мин кечкенә әле дип тормый, пешереп ашата, урын-җирен, киемнәрен алмаштыра, юа, җыя, хәтта мунча ягып, чана белән тартып алып барып, дәү әнисен юындыра. Кызның яратуын, кайгыртуын, кайнар йөрәк җылысын тойган әбисе бер ел дигәндә тернәкләнеп аякка баса, өй тирәсендә үзен йөртә башлый. Тик бәхетсезлек очрагы аларны тагын сагалап тора. Дәү әнисе егылып аягын сындыра. Аны тәбрияләү кабат Илүзәнең әле ныгып та җитмәгән иңнәренә төшә. Нык ихтыярлы, көчле рухлы кыз бу юлы да бирешми. Укуда да сынатмый, спорт ярышларында да алдынгы, сәхнәдән дә төшми, иҗат итәргә дә вакыты кала аның. Мәктәптәге укытучылары да гел янәшәсендә булырга, аңа канатлар куеп, өмет өстәп торырга тырыша.
Илүзә быел Зур Күккүз урта мәктәбенең 11 классында укый. Фикерләү сәләтенә бик бай, уйлары мәгънәле аның. Кабат Илүзә иҗат иткән шигырьгә әйләнеп кайтам. Уйландыра да, тетрәндерә дә аның сүзләре:
Кайгыртыгыз ата-анагызны,
Сезгә шуңа вакыт бирелгән.
Исән вакытында юатыгыз,
Иртәгесе көнне кем белгән.
Илүзәнең дәү әнисе хәзер үзен-үзе йөртә алмый, сәламәтлеге нык кашау сәбәпле урында ята. Элеккечә үк Илүзә аны тәбрияли, матур, татлы сүзләр аша яратуын, хөрмәтен җиткерә. Әтисе дә гаиләсе белән авылга яшәргә кайткан. Игелекләр кылып яшәү күңеленә сеңгән Илүзә кечкенә сеңелкәш һәм энекәшләрен кайгыртуны да, укуда булышуны да бурычы итеп саный. Кызчык йөрәгендә шәфкатьлелеккә, мәрхәмәтлелеккә, изгелеккә аерым урын бирелгән.

Илүзәнең республикакүләм “Дулкыннар“, “Илһамият“, “Йолдызлык“ фестивальләрендә яулаган уңышлары да бихисап. Әле яңа гына “Илһамият“ бәйгесендә беренче урынны яулап кайтты. Киләчәктә җырчы булам дигән татлы хыялы да бар. Җиһанда Илүзә йолдызы кабынасына ышаныч зур. Аның кебек тырыш, булдыклы, йөрәген икегә бүлеп бирергә әзер торган, үзе яшь кенә булса да, күңелен ялкынланып мәрхәмәтлелек уты җылыткан кешеләр үз юлын таба ул.
Ләйлә Шиһабиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев