Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенәдән блогер үзебезнең Алейна! /видео/

Алейнаның гаиләсе Азнакайга күчеп килгәч, шакката: биредә күп кеше татарча сөйләшә икән. Хәтта руслар татарча аралаша. Шуңа күрә алар да татар телен өйрәнә. Ә Алейна рус телен дә, татар телен дә, төре...

Алейнаның гаиләсе Азнакайга күчеп килгәч, шакката: биредә күп кеше татарча сөйләшә икән. Хәтта руслар татарча аралаша. Шуңа күрә алар да татар телен өйрәнә. Ә Алейна рус телен дә, татар телен дә, төрек телен дә туган телләре дип кабул итә. Өченче сыйныфта укыганда ук татар теленнән олимпиадада 4 сыйныфлар арасында җиңүче була кыз. 

Туган җире: Казан шәһәре 
Яши: Азнакай шәһәре 
Туган көне: 28.08.2007 
Укый: Азнакай шәһәренең 4нче лицее 
Сыйныф: 4Б 


Уңышлары: Алейнаның ирешкән уңышлары 40 (!)тан артык. Шуларның берничәсе белән танышып үтик: 
1. Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышлап үткәрелгән җыр конкурсы – 
1 урын. 2016 г. 
2. «Страна поющего соловья» (Татнефтьнең «Рухият” фонды) дип исемләнгән XIX Региональ балалар иҗаты фестивале, 1 урын (2016), 2 урын (2018) ел. 
3. IV “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале, 1 (2016), 2 (2017) урыннар. 
4. Ф.З.Яруллин исмендәге “Яшь музыкант” республика конкурсы, фортепиано.
5. Рус теленнән республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчесе, 2017. 
6. Рус телле мәктәп укучылары өчен татар теленнән Республика олимпиадасы призеры, 2018. 
7. ХVIII СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК фетивале, вокаль ансамбль номинациясе, 1 урын. 
8. Лицеистлар гранты иясе, 2018. 
9. Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы башлыгы гранты иясе, 2018. 

- Ничек барысына да өлгерәсең син? 
- Өлгерәм дип өлгермим дә инде мин аны, үзеннән үзе шулай килеп чыга (көлә). Тик утыра алмыйм, гел берәр шөгыль уйлап табам.
- Төрек телендә сөйләшәсеңме? 
- Әйе, без әтием белән төрек телендә сөйләшәбез, төрекчә китаплар да укыйбыз. Берничә тапкыр Төркиягә барып та кайттык әле.
- Ә кайда сиңа күбрәк ошый? 
- Россия – туган илем, ә Төркиядә минем туганнарым. Икесен дә яратам.
- Синең үз YouTube-каналың бар. Видеоларны үзең генә төшерәсеңме, әллә берәрсе булышамы? 
- Буш вакытым булуга, телефон “заметка”сына видеоларымда сөйлисе сүзләремне язып куям. Аннан төшерә башлыйм, иң ахырдан монтажлыйм. Каналга урнаштырыр алдыннан видеоларымны әни карый. Кайчак ул аларны куймаска да куша. Каналның уңай яклары күп: сөйләмем яхшыра, яңа кешеләр белән танышам, үз иҗатым белән бүлешәм, башкалаларны илһамландырам.
- Үскәч кем буласың килә? 
- Кем булачагымны белмим әле. Дөньяга файдалы һәм кирәкле кеше буласым бик килә.

Алейнаның әнисе Юлия Каракылыч: 
“Алейнадан энергия ташып тора. Ул укырга да, иҗат итәргә дә өлгерә. Музыка мәктәбендә укый, бәйли, чигә, пешеренә (төрек, татар, рус ризыкларын әзерли), китаплар укый, күптән түгел флористика белән мавыга башлады. Әле ул олы апа да, аның ике сеңлесе бар, аларны карашырга да җитешә. Буш вакыты юк, чөнки ул һәр секундын файдалы итеп үткәрергә тырыша”. 

Зилә Сабитова 




Алейнадан төрек пәрәмәчләре пешерүе рецепты: 



Алейнадан букет ясау серләре: 





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев