Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кемгә нәрсә бүләк итәсе?

Яңа ел барыбызның да көтеп алган бәйрәме генә түгел, якыннарыбыз, дусларыбызны бүләк биреп куандыра торган чор да. Синең тарафтан биреләсе бүләк мәгънәле дә, киләсе ел символына туры да килә торган бу...

Яңа ел барыбызның да көтеп алган бәйрәме генә түгел, якыннарыбыз, дусларыбызны бүләк биреп куандыра торган чор да. Синең тарафтан биреләсе бүләк мәгънәле дә, киләсе ел символына туры да килә торган булсын дисәң, тизрәк безнең киңәшләргә күз сал 😉
2018 ел символы булып эт торачак. Син бирәсе бүләк символик та булсын дисәң, аны махсус туры китереп сайлый аласың. Өйне ямьләү өчен кулланыла торган бар нәрсә дә быел бүләк була ала: плед, мендәр, савыт-саба, ковер. Эт – мәхәббәт һәм тугрылык билгесе, димәк, фоторамка, җылы әйберләр, аксессуарлар менә дигән бүләк булыр. Йомшак уенчык, эт төшкән брелоклар да бирергә мөмкин.
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк диләрме әле? Шулай булгач, күңел җылысы салынган булса, аның бәясе алай артык зур роль уйнамый да. Эт төшерелгән кружка, урын-җир, фуболка, телефон чехолы кебек гади дә, кирәкле дә бүләкләргә һәркем шатланыр.
Балаларга:
Балалар – иң рәхмәтле кешеләр, аларны шатландыру бик җиңел, ә бүләк итеп бирердәй нәрсәләр күп.
- Йомшак уенчык;
- Эт сыннары;
- Эт токымнары турында китап-атлас;
- Эт сурәте төшкән свитер, оекбаш , футболкалар;
- 2018 ел символының шоколадтан ясалган сыннары;
- Яңа ел тамашасына билет.

Хатын-кызларга:
- Бизәнү әйберләре салыр өчен шкатулка;
- Урын-җир, тастымал, сөлге;
- Кибет, салон, фитнес-клубка сертификат;
- Эт рәсеме төшерлгән плед;
- Оригиналь бизәлешле торт.

 
Ир-атларга:
- Футболка, эт сурәте төшерлегән булырга мөмкин;
- Парашюттан сикерү өчен сертификат;
- Мендәр, халат;
- Квест үтү өчен сертификат;
- Брелок, ароматизатор ише автомобиль өчен бүләкләр.
Әти-әниләргә:
- Гаилә белән төшкән фотлы фоторамка;
- Кино яки театрга билет;
- Картина;
- Чәйләр;
- Мунча, душ кирәк-яраклары.
Дусларга:
- Көндәлек;
- Флешка;
- Дустыңның портреты;
- Календарь һ.б.һ.б.

Ә шулай да кулдан әзерләнгән бүләккә җитми инде:
- Үзең пешергән печенье, торт,
- Кулдан эшәнгән сабын;
- Бәйләнгән әйберләр;
- Чигелгән әйберләр;
- Үзең бизәгән савыт-саба;
- Фото өчен рамка;
Әлеге киңәшләр сиңа ярдәм итсә, без бик шат булырбыз. Иң мөһиме – аларны хуҗасына матур теләкләр теләп тапшырырга онытма 😉

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев