Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хайваннар дөньясыннан 50 кызыклы факт

1.​ Аккошта 25000нән артык каурый бар.2.​ Казлар караҗиләк ярата.3.​ Дельфиннарның ярты баш мие генә йоклый. Икенче яртысы бу вакытта әйләнә-тирәне күзәтә.4.​ Диңгез мәчеләре 2 сәгать суламыйча тора а...

1.​ Аккошта 25000нән артык каурый бар.
2.​ Казлар караҗиләк ярата.
3.​ Дельфиннарның ярты баш мие генә йоклый. Икенче яртысы бу вакытта әйләнә-тирәне күзәтә.
4.​ Диңгез мәчеләре 2 сәгать суламыйча тора ала.
5.​ Крокодиллар телен чыгара алмый.
6.​ Алтын балыкның хәтере 3 секундлык кына.
7.​ Җилкәнле балык иң җитезе дип санала. Аның тизлеге 115 км/сәг кә җитә ала.
8.​ Диңгез кысласының йөрәге башында урнашкан.
9.​ Гигант кальмарның күзе баскетбол тубы кадәр бар. Кешеләр аны фотога төшерүгә 2006 елда гына ирешә. 500 кглы кальмарлар су төбендә 200 метрдан 1 кмга кадәр тирәнлектә яши.
10.​  Император пингвиннары 500 м тирәнлеккә чума һәм 18 минут сулыш алмый тора ала.
11.​  Зәңгәр китның авырлыгы 3 филнеке кадәр. Дөньядагы иң зур хайван да – зәңгәр кит.
12.​  Акчарлаклар тозлы су эчә ала.
13.​  Еланнар күз кабагы аша күрә.
14.​  Әкәм-төкәм тоташ 3 ел йоклый ала.

15.​  Кырмыскалар беркайчан да йокламый. Алар көнгә ике тапкыр 8әр минут ял итеп ала.
16.​  Күбәләкләр азыкның тәмен аяклары белән белә.
17.​  Кайбер күбәләкләр зур кешенең учы кадәр зурлыкта үсә ала.
18.​  Бал кортының ашказанынан тыш, бал җыю өчен аерым урыны бар.
19.​  Энә карагы төрле юнәлештә оча ала: алга, артка һәм як-якка.
20.​  Тарантул үрмәкүче 2 ел азыксыз тора ала.
21.​  Ирландия, Исландия, Гренландия һәм Антарктидада еланнар юк.
22.​  Чаян караңгыда яктырып күренә.
23.​  Күселәрне кытыкласаң, алар көлә ала.
24.​  Сукыр тычкан төн эчендә 300 метр озынлыктагы тоннель казый ала.
25.​  Мәчесыманнар семьялыгыннан булган оцелотлар бик яхшы йөзә.
26.​  Басенджи токымлы этләр бөтенләй өрми.
27.​  Теле ал төстә булмаган бердәнбер эт – чау-чау.
28.​  Атларның хәтере яхшы. Алар кешеләрне, әйберләрне, шулай ук кайчандыр белгән һөнәрләрен истә калдыра.
29.​  Сыерныкына караганда, кәҗә сөтендә май 5 тапкыр кимрәк. Сыер сөте 1 сәгать, кәҗәнеке 20 минут үзләштерелә.
30.​  Тавык елга уртача 190 йомырка сала.
31.​  Пошиның мөгезләре бик сизгер.
32.​  Ак аюлар сулагай була.
33.​  Филнең теше 200 кгга кадәр була ала.
34.​  Яңа туган фил баласы 100 кг тирәсе була.
35.​  Гел елмаеп торганга, квокка (көнгерәләр семьялыгыннан кыска койрыклы җәнлек) иң бәхетле хайван дип санала.
36.​  Коалаларның бармак эзләре кешенекенә охшаган.
37.​  Юлбарысның тиресе генә түгел, тәне дә юллы-юллы.
38.​  Арысланнар 2 яшь тулмыйча ырылдый алмый.
39.​  Хамелеон күзләрен бер үк вакытта төрле якка йөртә ала.
40.​  Бөркет 250 км /сәг тән артык тизлек белән оча ала.
41.​  Тавис кошы – әтәчнең бик якын туганы. Ул тавыксыманнар арасында иң матур кош дип санала.
42.​  Фламинголарның матур төсе аларның каротинга бай суүсемнәр ашаулары белән бәйле.
43.​  Байбак (сурок) куркыныч янаганда сызгыра.
44.​  Һиндстанда 50 миллион маймыл бар.
45.​  Ламаларның тоягы юк.
46.​  Дикобразның баласы йомшак энәле булып туа. Ләкин бер-ике көннән энәләр катылана.
47.​  Дөя 2 атна сусыз тора ала.
48.​  Эму дигән кош артка таба йөри алмый.
49.​  Кызыл пандалар үзләренең йомшак койрыкларын җылыну өчен өсләренә ябалар.
50.​  Коры җир ташбакалары башларын кабырчыгына яшерсә, диңгез ташбакасы моны эшләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев