Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ХӘЕРЛЕ ЮЛ: Җәй, җәяүле һәм скутер

Скутер яхшы бүләкме?Соңгы елларда җәйләрен скутер һәм мопедларда җилдергән балалар саны күзгә күренеп арта. Әмма балаларга ясаган әлеге бүләк, кызганычка каршы, аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.–...


Скутер яхшы бүләкме?


Соңгы елларда җәйләрен скутер һәм мопедларда җилдергән балалар саны күзгә күренеп арта. Әмма балаларга ясаган әлеге бүләк, кызганычка каршы, аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.
– Баласына скутер бүләк итеп, күп кенә әти-әниләр моның җитди нәтиҗәләргә китерү ихтималы хакында уйланмый, – дип борчылу белдерә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре. – Ике тәгәрмәчле әлеге транспорт чаралары, тотрыксыз булуыннан тыш, иминлек ягыннан да калыша. Скутерда теләсә-нинди егылу һәм бәрелү дә зур куркыныч тудыра.
Сүз уңаеннан: скутер (мопед) белән 16 яшьтән соң гына идарә итәргә ярый. Ләкин аның өчен (двигатель күләме 50 куб сантиметрдан артмаган очракта) “М” категорияле йөртү таныклыгы кирәк.
– Йөртүчегә 16 яшь юк икән, административ җәза әти-әнисенә карата кулланылачак. Ә инде 16 яшь тулып та, йөртү таныклыгы юк икән, скутерда йөрүчегә 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр штраф салына. Транспорт чарасы да махсус урынга озатыла, – дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсеннән.

Җәяүле, белеп тор!


– Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә ясалган анализ нәтиҗәсе: һәлакәттә зыян күргән балаларның яртысыннан артыгы – җәяүлеләр. Татарстанда быелның беренче 4 аенда җәяүле балалар катнашында 72 һәлакәт теркәлгән, 73 бала имгәнгән. Балалар катнашындагы һәлакәтнең 55 проценты җәяүлеләр белән бәйле булган.
– 10 яше тулмаган баланың юлда ялгызы гына булуы гадәттән тыш хәлгә тиң! Янәшәсендә юл кагыйдәсен төгәл үтәгән өлкән кеше булганда гына балага куркыныч янамый.
– Олы кешеләр бер караштан мәгълүматны кабул итеп алса, балага моның өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк. Фәнни тикшеренүләр 12 яшькә кадәр баланың күзәтү дәрәҗәсе тар булуын исбатлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев