Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Хикмәтле бакча җимеше!» /яңа бәйге/

«Хикмәтле бакча җимеше!» Дуслар! Яңа бәйгебез шулай атала! Нинди бәйгеме? Аңлатып үтәбез.Көз – уңыш җыю чоры. Җәй көне бөтен көчеңне куйган хезмәтеңнең җимешләрен җыйганда ничек рәхәт, ә?!. Бушап калг...

«Хикмәтле бакча җимеше!» Дуслар! Яңа бәйгебез шулай атала! Нинди бәйгеме? Аңлатып үтәбез.

Көз – уңыш җыю чоры. Җәй көне бөтен көчеңне куйган хезмәтеңнең җимешләрен җыйганда ничек рәхәт, ә?!. Бушап калган суган, кишер түтәлләре сине киләсе елда да зарыгып көтәчәк. Әнә, алма, чия агачлары да бушанып калган, кыш буена ял итәргә әзерләнәләр.
Бакча – могҗизалар иле! Игътибар белән карасаң, һәр җимешне, һәр яшелчәне нәрсәгәдер охшатырга мөмкин. Мәсәлән, кеше гәүдәсен, хайваннарны хәтерләткән бәрәңгене, кишерне яки чөгендерне мөгаен сезнең дә күргәнегез бардыр?! Бәйгебез шул турында. Кызыклы яшелчәләрне фоторәсемгә төшереп, безнең бәйгегә юлла!
ШАРТЛАРЫ:

#Сабантуй #СабантуйЖурналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев