Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәния Фәрхинең фанатлары бергә җыелып аның җырларын җырларга чакыра

Хәния Фәрхинең “ВКонтакте” челтәрендәге фанатлары төркеме җырчының хәтер төркеменә әйләнде дияргә була. Ул фикер алышу, җырчының аудио- һәм видеолары, фотолары белән бүлешү урынына әйләнде. Төркемдә 1...

Хәния Фәрхинең “ВКонтакте” челтәрендәге фанатлары төркеме җырчының хәтер төркеменә әйләнде дияргә була. Ул фикер алышу, җырчының аудио- һәм видеолары, фотолары белән бүлешү урынына әйләнде. Төркемдә 10 меңгә якын теркәлгән. 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты вафат булганчы бу төркемдә бары 5 мең чамасы кеше була. Укучылар җырчы белән бәйле булган мизгелләрен искә төшерә. Шуларның берничәсен Intertat.tatar электрон газетасы укучыларына тәкъдим итә. 


Гөлнара Шәрәфетдинова: “Аның җырларын тыңлыйм да, аларның искиткеч булуына шаккатам.Текстлар мәгънәле. Аның үзенчәлекле тавышын беркайчан да башкалар белән бутамыйсың. Ул ике милләтнең мәдәни мирасына өлеш керткән кеше”.

"Оренбург өлкәсе Татар Каргалысында 6нчы Бөтенроссия Сабан туе. 7 июнь, 2015 ел". Ранил Әмиров шушы фотоны урнаштырган.
“Хәния апа – кабатланмас жырчы! Мин аның гадилегенә соклана идем. Концерттан соң янына кереп сөйләшеп алу – зур бәхет. Без концерттан соң җырлаштык та. Ул – безнең йөрәкләрдә. Җырларында – безнең язмышлар. Яраттык, яратабыз, яратачакбыз!!! Гаиләсенә – Габделхай абыйга, кызлары – Алия белан Алсуга һәм якыннарына, тамашачыларына сабырлыклар телим”, – дип теләкләре белән Резидә Кәлимуллина уртаклашкан. Ул Хәния Фәрхи концертыннан фото да куйган.

  
“Хәтерлим, миңа 8 яшь иде. Ул вакытта әле Башкортстанда яшәмәдем. Анда татар һәм башкорт балалары бик аз иде. Мин һәрвакытта да татар җырларын тыңладым. Бигрәк тә Хәния Фәрхинең ике тасмасын. Миннән: "Синең яраткан җырчың кем?" – дип сорыйлар иде. Мин: "Хәния Фәрхи", – дип җавап кайтара идем. Барысы да миңа гаҗәпләнеп карый иде. Алар аның кем икәнлеген дә белмәделәр. Ә миңа аларның аның кем икәнлеген белмәгәненә сәер һәм оят иде”, – дип яза Хәния Фәрхине бала чагыннан ук тыңлаган Юлия Газизова-Дәүләтова.


Индира Бакирова фотосы
Алик Нуриев та үз хәсрәтен эчендә калдыра алмаган.
“Мин Хәния Фәрхи иҗаты тарафдары булмасам да, аны Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Фәрит Бикбулатов кебек җырчылар белән бер рәткә куя идем (дуслар, чагыштыруым өчен гафу итегез мине). Күңелдә нәрсәдерме тотып ала  һәм үксеп елый. Ул мәңгегә Татарстан һәм Башкортстан сәнгате тарихында калачак. Иң мөһиме – безнең күңелләрдә. Җырларыгыз, тавышыгыз һәм безгә һәрвакыт биргән һәм бүләк иткәннәрнең барысы өчен рәхмәт. Сезгә баш иябез һәм әфәрин, әфәрин, әфәрин дип кычкырабыз”, – дип язган ул.
Шул ук Алик Нуриев мондый пост та урнаштырган: “Бүген ремонт ясаганда һәм әйберләрне актарганда иске магнитофон тасмалары салынган тартма таптым. Анда Хәния фәрхи тасмалары да бар. Кабызгач, елап җибәрдем. Ул күңелне кире якка әйләндерерлек итеп җырлый иде. Алай итеп безнең легендалар гына җырлый ала. Ул җырлады, ә минем күңел елады. Яраткан һәм кабатланмас җырчыбызга мәңгелек дан!”
Чулпан Арсланова:  “Кичә, төнге сәгать 3тә уянып киттем. Урамнан Хәния ханымның “Үпкәләсәң әйдә үпкәлә” җыры ишетелә. Балконга чыккач күземә яшь килде. Берәү моңлана, юксына, дип уйлап куйдым. Бик авыр, ышанып булмый. Без аның җырларын тыңлап үстек һәм хәзер дә тыңлыйбыз, яратабыз. Мәңге күңелдә калырсың, Хания ханым, урының оҗмахта булсын! Амин!”
 
Николай Королев язган фикер күңелгә үтеп керә торганнарның берседер: “Йөрәге һәм күңеле белән сөйкемле булган Хәния... Синең белән беренче тапкыр танышканда мин әле мәктәптә укый идем. Синең җырларың мәктәптә татар телен өйрәнгәндә яңгырый иде. Синең тавышың аша мин татар телененең ямен, матурлыгын күрдем. Синең концертыңа барырмын дип "әһтә" килсәм дә, бара алмадым. Сине мәңге онытмам һәм концертыңа да инде бара алмам. Үзең һәм җырларыңа дан”.
Гуля Сөләйманова төркемгә яхшы хәбәр ишетермен дип керә икән, әмма, кызганыч, теге дөньядан безгә хәбәрләр килеп җитми шул. Безгә бары алар истәлегенә догалар гына кыласы кала. “Бу группага, әйбәт хәбәр көткән кебек көненә 100 тапкыр керәм. Үземдә, Хәния апа нишли икән, дигән уйны тоттым, үзем куркып киттем. Күздә һаман яшь”, – дигән ул.
   
 Хәния Фәрхинең “ВКонтакте” челтәрендәге рәсми битенә курсташлары да керә икән.
Мансур Хәертдинов :“Хәния, син безнең, курсташларыңның, дусларыңның йөрәгендә гел исән булып калырсың. Урының оҗмахта булсын”, – дип язып куйган ул һәм бергә төшкән фотосурәтен урнаштырган.

Танылган кешеләр янында һәрдаим гайбәт, яман сүз йөри. Яраткан җырчыбызны да ул сүзләр читләтеп узмады, әмма алар аның вафат булуыннан соң да дәвам итә икән.
Гайбәтләрне бетереп барганга Рәйсә Хәбибуллина төркемнең администраторларына рәхмәт әйткән.
“Админ, начар язуларны юып торганга рәхмәт!”
“Интернетка кереп, Хәния турында укый башлаганчы, тиз генә текстларга күз йөгертәм. Аның турында тагын берәр ямьсез сүзләр язмаганнармы дип. Йөрәгем, җаным әрни шундый сүзләргә. Болай да авыр, якыннарына гына түгел, без – гади тамашачыларга да. Язмагыз зинһар, беребездән дә хаталардан хали түгел. Аллаһ тагәлә үзе ярлыкый, кирәк икән – җәзасын бирә. Кемнеңдер хатасын тикшерергә без кем соң? Ә Ханиягә сүз әйтмәгез, зинһар, тыныч ятсын. Иң яхшысы, хәер-догада булыгыз!!!” – дигән Равида Идиятуллина. Фикерен дәвам итеп, ул: “Бик сабыр, ипле, төпле фикерле хатын иде Хәниякәй, җырларның да өч көнлек,орды-бәрделәрен җырламады ул, шуңа җырлары йөрәкләргә үтеп керерлек...”, – дип өстәп куйган.
  


Юныс Миңнемөхәммәтов, 28 июль көнне, яраткан җырчысына багышлап шигырь дә иҗат иткән.
Тыныч йокла, Хәния апам!
Мәңге түгел кеше гомерләре,
Кабул итү авыр "үлем" сүзен.
Киткәннәргә җиңеллек бир, Ходай,
Калганнарга – сабырлык һәм түзем.
Шәм утыдай гына дөрли гомер,
Кемдер иртә сүнә, кемдер соңрак.
Әмма беркем торып кала алмый,
Бар да китә җирдән, монысы хак!
Калганнарга авыр, елый күңел,
Ниләр баса алыр җан бушлыгын?!
Вакыт узгач кына тоясың шул
Киткән кешең яннарыңда югын.
Менә-менә килеп керер, диеп,
Көтеп уза тәүге көннәр, айлар.
Ә аңлагач, иңне баса кайгы,
Һич чара юк аны алып ташлар!..
Мәңге түгел кеше гомерләре...
Кабат колак салыйк бу сүзләргә.
Киткәннәрнең җаны тыныч булсын,
Исәннәргә кала тик түзәргә.
Яраткан тамашачыларның хәсрәте шулкадәр зур ки, алар соңгы рәхмәт сүзләрен каләм белән шигырь буларак мәңгеләштерәләр.
Резедә Шәйдуллина: "Татар эстрадасында күңелемә иң үтеп кергән җырчы булганга, Хәния Фәрхинең арабыздан китүен бик авыр кичердем. Йөрәк түремнән чыккан ихлас шигырем аңа багышлана”.
Йөрәкләрдә яшәр моңнарың!
Эстрадабыз бик бай, җырчылар күп,
Тавышлар да төрле, моңнар да.
Җырсыз тормыш җирдә мәгънәсез күк,
Яшәү матур җанда җыр барда.
Җырчыларга караш төрле-төрле
(Кеше төрле. Бу аңлашыла).
Карашлар бит күңел белән бәйле,
Күңел бирә бәя барысына.
Бик күпләрнең күңел Алихәсе,
Күңел кошы идең, Хания!
Сине хәзер юксына хәммәсе,
Иҗатына синең баш ия.
Чып-чын сихри көч иясе идең,
Тирән кердең халык күңеленә,
Синең кинәт үлемен тетрәндерде,
Сагыш инде йөрәк түренә...
Сине озатырга, шәһәр иңләп.
Ташкын сыман агылды кеше.
Халкыңнын зур яратуы белән
Бәяләнде синең зур эшең!
Яшәгәндә җир йөзендә татар,
Онытылмас, Хәния, җырларың,
Язмаларың, видео-клиплар.
Йөрәкләрдә яшәр моңнарың!!!
Төркемдә Хәния Фәрхи русча башкарган җыр да куелган.
 
Шулай ук рус телендә дә постлар языла.
"Вот уже десятый день не уходит тоска и печаль от такой огромной потери любимой певицы!! Я не знала раньше насколько Хания глубоко сидела в моем сердце! Ее уход принес очень сильную боль потери родного человека. Каждый вечер я сажусь и смотрю ее фотографии и песни. И понимаю что ее больше никогда не увижу... но она навсегда с нами. "Кышкы чия" моя любимая песня. Разве может кто нибудь повторить этот голос, который проникает во все клеточки, завораживает как магия? Лучший голос, лучшие костюмы, улыбка, искренность к зрителю!!! Боже, помоги ее детям и семье! Пустоту в доме, где жила и заполняла она вряд ли возможно заполнить! Говорят время лечит. Будем молиться за вас!"
Башкорт телендә дә хәбәрләр урнаштырыла: "Барлыҡ фотоларҙы ҡараһаң.барыбыҙ ҙа Хәниәбеҙгә һыйынып ҡына төшкәнбеҙ!!! СӨНКИ УНАН КЕШЕЛЕКЛЕК, ЙӘШӘҮ КӨСӨ, АСЫҠ КҮҢЕЛЛЕЛЕК УР ҒЫЛЫП ТОРҘО!!!!" – дип яза Рәйсә Хәбибуллина.
Хәния Фәрхинең фанатлары аның кырыгына флеш-моб оештырырга тәкъдим итә. Алар аның берәр популяр җырын (әлегә "Әлдермешкә кайтам әле" тәкъдим ителә) бергә җыелып җырларга тели.
Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев