Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Беренче тапкыр туган көнемне уздырмадым” /фото, видео/

24 декабрьдә Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Вәлиеваның туган көне иде. Алсу быел беренче тапкыр туган көнен уздырмады. Сәбәбе аңлашыла да кебек... Бу көннәрдә ул әнисе белән бәйле мизгелләр белән уртаклашты.

“Иң рәхәт чаклар... Сагынам шул мизгелләрне”, дип әнисе белән карда аунаган видео да урнаштырды.
– Беренче тапкыр үземнең туган көнемне уздырмыйм, – дигән Алсу “инстаграм” аккаунтында. – Белмим нигә... Теләк юк. Бәйрәм кәефе юк. Якыннарыма, әтием, Алия апа, Руслан (ире – авт.), иремнең әти-әниләренә рәхмәт әйтәсем килә. Әни, беләм син дә һәрвакыт минем белән. Минем йөрәгемдә. Төшемдә дә: “Кызым, мин һәрвакыт синең артыңда булырмын”, дидең бит. Бүген әле әти белән әнинең өйләнешкән көннәре дә. 1994 елның 24 декабрендә алар язылышканнар. Нәкъ бер елдан соң 24 декабрь көнне мин туганмын. Иртән торуга, әни безне һәрвакыт ак розалардан торган букет көтә иде. Берсе – миңа, берсе - әнигә. Әти безне шулай бәйрәмебез белән котлый һәм бу бер традициягә әйләнгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.