Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хокук сакчылары елан чаккан малайны коткарган

Татарстанның юл патруль хезмәте махсус батальонында хезмәт итүче полиция өлкән лейтенантлары Илмир Сабиров һәм Илнур Садыков җиде яшьлек малайны үлемнән коткарган.

Татарстанның юл патруль хезмәте махсус батальонында хезмәт итүче полиция өлкән лейтенантлары Илмир Сабиров һәм Илнур Садыков җиде яшьлек малайны үлемнән коткарган дияргә дә була. Эш вакытында полиция хезмәткәрләренә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм машинасында елан чаккан малае булуын әйтә. Баланы елан үз йортларының ишегалдында тешләгән. Юл хәрәкәте сагында торучылар шунда ук малай белән әнисен хастаханәгә илтергә карар кыла. Алар, автомобильләрендәге махсус сигналларны кабызып, баланы вакытында хастаханәгә алып барып җиткерә.

Хәзер инде малай савыгып өенә чыккан. Хокук сакчылары аның хәлен белеп, бүләкләр алып барган. Малай белән әнисе исә коткаручыларны үз куллары белән әзерләнгән бәлеш белән сыйлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев