Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хуҗабикәләргә акча түләмәячәкләр

Хәтерләсәгез, күптән түгел Дәүләт Думасына хуҗабикәләргә “хезмәт хакы” түләү турында закон проекты кертелгән иде.

Хәтерләсәгез, күптән түгел Дәүләт Думасына хуҗабикәләргә “хезмәт хакы” түләү турында закон проекты кертелгән иде. Әлеге документны кире какканнар. Закон проектында өйдәге эшне алып баручы кешегә бер минималь хезмәт хакы күләмендә дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм күрсәтү каралган иде. Әлеге акча гаиләдә кеше башына керем күләме яшәү минимумы күләменнән ике тапкырдан артыграк булмаган очракта һәм бер генә кешегә бирелергә тиеш иде. Ләкин депутатлар өйдә көнен савыт-саба һәм кер юып, ашарга пешереп, балаларны карап-тәрбияләп уздыручыларны мондый ярдәмгә лаек түгел дип тапканнар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев