Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Килдем. Күрдем. Ясадым”

“Татмедиа”ның балалар студиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен беренче тапкыр әнә шулай дип аталучы онлайн мастер-класс үткәрелде.

“Татмедиа”ның балалар студиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен беренче тапкыр әнә шулай дип аталучы онлайн мастер-класс үткәрелде. “Сабантуй” журналы дизайнеры Динә Тюрина балаларны төсле кәгазьдән ябалак ясарга өйрәтте.

Zoom платформасында үткәрелә торган бу мастер-класста берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә укучылар катнаша ала. Беренче дәрескә Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясе, 15 нче татар гимназиясе, Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе һәм Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Мондый очрашулар атнаның һәр чәршәмбесендә үткәреләчәк. Киләчәктә ул Татарстанның күп кенә мәктәпләрен берләштерер дип өметләнәбез.

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе  Венера Хәдиева мастер-классның балаларга бик тә ошаганын җиткерде. “Аның саф татар телендә узуы аеруча ошады. Дәресләрдән соң, озайтылган көн төркемендә балалалрга “Сабантуй” журналы белән мастер-класс була дигәч, укучылар башта аптырап калган иде. Тик онлайн очрашу шулкадәр җанлы килеп чыкты, эшләнмәне җиңел генә башкардылар. Журнал белән дә якыннан таныштык. Киләсе атнада да кызыклы мастер-класс көтеп  калабыз”, – дип рәхмәт сүзләрен белдерде ул.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев