Килешү өчен – 24 минут

Әти-әниләрнең көн саен 24 минут вакыты балалар белән “сөйләшүләр алып барып” уза икән. Wellkid компаниясе үткәргән сораштыру шуны күрсәткән. Бала белән килешү, еш кына, шактый авыр эш. Тыңламаган очракта, өлкәннәр баланың яраткан уенчыгын бирмәү белән янарга мөмкиннәр. Бу хакта әти-әниләрнең өчтән бере әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 42 проценты, бала белән килешә алмаса, планшет-телевизорларны сүндереп куя икән. Әти-әниләрнең 20 проценты исә башка юл сайлый. Алар баланы, мине тыңласаң, йокларга соңрак ятарсың яки син теләгән әйберне алып бирермен, дип үгетли.
Әлеге тикшеренү шуны да күрсәткән: килешү-сөйләшүләр авыр барганда әтиләр тизрәк җиңелә. Әниләр исә үз дигәненә ирешкәнче тырыша икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кычыткан ашы Быел кычыткан ашы пешердегезме әле?
-
Иң файдалы бөҗәк 20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне
-
Матбугат көне белән! 19 май – Татарстан матбугаты көне