Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлемән мәктәпкә китте

Ни эшләр майтарып йөри икән ул мәктәптә? Беләсегез киләме?

Кирлемән мәктәпкә китте бит! Шәвәли алып китте! Ни эшләр майтарып йөриләр икән алар мәктәптә? Беләсегез киләме? “Сабантуй” журналының сентябрь санын алыгыз!

Комиксны укысагыз, бу ике дусның нинди маҗараларга юлыгуын белерсез. Бәлки әле, сорауга җавап биреп, аларга ярдәм итәрсез һәм бүләкле дә булырсыз. Бүләкләргә килгәндә,  алар бездә күп. Журналны игътибар белән укып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләр өчен әзерләдек без аларны! “Zooдөнья” сәхифәсендә яшь хәбәрчебез Галия Сабирова “кошлар патшасы” белән таныштырып кына калмый, укучыларга кызыклы биреме дә бар. Әлбәттә, иң беренче дөрес җавап бирүчегә – бүләк!

Журналны кулга алу белән безнең яңа сәхифәләргә дә игътибар итми калмассыз. Әнә, Солтан Бәдретдинов “Һөнәр сайлыйм” сәхифәсендә  җирдәге супергерой белән таныштыра, ә Фәридә Гатина Татарстанның табигать тарихы музеенда табигатьнең без белмәгән серләрен ача. 

Я ярар, барлык серләрне дә чишмик әле. Тизрәк журналны кулга алып, иң тәмле язмаларны укып, биремнәрне чишеп, сорауларга җаваплар табып, дөрес җаваплы хатларыгызны безгә юллап, бүләкләр отыгыз! “Сабантуй” белән һәр көн бәйрәм булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев