Китапханә – мәктәп «йөрәге»
Китапханәнең байлыгы – китап кына түгел, аларны укырга яратучыларның күп булуы да. Ә укучыларны берләштерүче – әлбәттә, китапханәче. Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә шундый зат – Гүзәлия апа Хәмитова.
Гүзәлия Гафиулла кызының һәр иртәсе безне яңа китаплар белән таныштырудан башлана. Аның мәктәп китапханәсендә эшли башлавына да 30 елга якын икән инде. Шушы вакыт эчендә күпме укучыда китапка кызыксыну уята алган ул!
Гүзәлия апабыз безне дә үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга өйрәтә. Моның өчен төрле ысулларны кулланып карый. Күптөрле әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрә. Язучыларга багышланган кичәләр уздыра. Гүзәлия апа үз эшен нык ярата. Балаларга китап аша матурлыкны күрергә өйрәтүче Гүзәлия Гафиулла кызына укучылар да бик рәхмәтле. Китап та, китапханәчебез дә – безнең якын дусларыбыз!
Илгина Вафина, Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев