Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Әкият" гастрольгә җыена

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры республика шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга.

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры республика шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга. 15 марттан 19 мартка кадәр артистлар яшь тамашачыларга “Су анасы” (Г.Тукай, З.Хөснияр инсценировкасы) һәм «Мактанчык Әтәч» (Аманулла) спектакльләрен тәкъдим итәчәк. «Су анасы» спектакле  Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан күрсәтелә.
Спектакльләргә билетларны үткәрү урыны кассаларында сатып алырга мөмкин. 

Гастрольләр афишасы:
?15 март 10:00 һәм12:00 - «Су анасы»
Лаеш, Мәдәният йорты

?16 март 10:30 һәм 12:30 - «Су анасы»
Югары Ослан, Мәдәният йорты

?17 март 10:00 һәм14:00 - «Су анасы»
Апас, Мәдәният йорты

?18 март 11:00 һәм 14:00 - «Су анасы»
Мәлки авылы, Мәдәният йорты

?19 март 10:00 һәм 12:30 - «Мактанчык әтәч»
Чистай, «Восток» мәдәни-ял итү үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев