Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Әкият" курчак театры артистлары Ижауда татар балаларына Яңа ел тамашасын күрсәтте

Бүген “Әкият” курчак театры артистлары Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында Чыршы тирәли әйлән-бәйлән күрсәтте. Артистлар сихри, тылсымл...

Бүген “Әкият” курчак театры артистлары Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында Чыршы тирәли әйлән-бәйлән күрсәтте. Артистлар сихри, тылсымлы, һәр баланың күңеленә хуш килердәй Яңа ел тамашасын тәкъдим итте.
Интермедиядән соң балалар Н.Абрамцеваның татарчага Л.Лерон тәрҗемә иткән «Кыш бабай бүләкләре» спектаклен карады.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев