Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Әкият" курчак театры яңа сезонда нинди спектакльләр тәкъдим итәчәк?

83нче театр сезонын “Әкият” курчак театры 15 сентябрьдә “Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” премьера спектакле белән ачып җибәрә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Сп...

83нче театр сезонын “Әкият” курчак театры 15 сентябрьдә “Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” премьера спектакле белән ачып җибәрә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Спектакльне куючы-режиссер – Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамы – Лилия Җамалетдинова ( Санкт-Петербургтан), композитор – республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика өлеше – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннаповадан.
“Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” спектаклен “Әкият” курчак театры куелачак тамашалар планына күп санлы тамашачылар соравы буенча кертә.
“Әлеге спектакль дуслык, тылсым һәм геройларның онытылмаслык могҗизалары турында. Яшь тамашачылар кечкенә кыз Элли һәм аның дуслары белән бергә үзләрен бик күп сюрпризлар көтүче Тылсым илендә булырлар”, дип билгеләп үтә спектакль режиссеры Илдус Зиннуров.
83нче театр сезонынының яңа премьераларында тагын “Теләмим дә, булмыйм да” («Не хочу и не буду») - ул иң кечкенә тамашачыларга багышланган; «Бүре җиләге» («Волчья ягода»), “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” («Волк и семеро козлят») спектакльләре булачак.
Бүгенге көндә Татар Дәүләт “Әкият” курчак театрында II Халыкара «Шомбай-fest-2016» курчак театрлары фестиваленә әзерлек бара. Ул быел 26 сыннан 30 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Фестиваль кысаларында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү һәм Бресттан, Витебскидан (Беларусь), шулай ук Баку (Әзербайҗан), Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләрдән килгән курчак театры спектакльләрен күрсәтү каралган.
Октябрь аенда театр коллективы алмаш гастрольләр белән Липецк курчак театрына баруны планлаштыра. Театрда шулай ук актив рәвештә яңа елга әзерләнү башланган.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев