Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Әкият” курчак театры юбилей сезонын ачты! /афиша/

“Әкият” курчак театры  14 сентябрь көнне яңа 85нче юбилей сезонын рус телендә Ш. Перроның «Кот в сапогах» һәм  татар телендә  Р.Мөхәммәтша  пьесасы буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектакьләре  бе...

“Әкият” курчак театры  14 сентябрь көнне яңа 85нче юбилей сезонын рус телендә Ш. Перроның «Кот в сапогах» һәм  татар телендә  Р.Мөхәммәтша  пьесасы буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектакьләре  белән ачып җибәрде.  Гадәт буенча, спектакль алдыннан бәйрәмчә театральләштерелгән-концерт программасы оештырылган иде. Анда җырлар, биюләр, бүләкле конкурслар булды.

Яңа сезонда театр  А. Шмидтның, Э. Гыйлемханова инсценировкасы «Принцесса Крапинка», Г. Ландауның «Маша и Медведь», Ф. Яруллинның, Ркаил Зәйдулла пьесасы «Йолдыз тапкан кыз», Илгиз Зәйниевның «Әлфия»,  (Әлфия Афзал кызы Авзалова — татар эстрадасының күренекле җырчысына багышланган спектакль),  С.Пушкинның, Лев Кожевников инсценировкасы  «Сказка о царе Салтане» спектакләрен  куярга планлаштыра.
31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр коллектив Алтай дәүләт курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрергә ниятли. Барнаул шәһәре тамашачылары А.Хаировның «Өч кыз», Л.Савчукның «Хаврошечка» һәм В.Катаев, инсц. Б.Вайнера «Цветик-семицветик» спектакльләрен күрә алачак.
Театр Халыкара һәм Бөтенроссия театр фестивальләрендә актив катнаша. Сентябрь аенда гына татар группасы  артистлары күп  фестивальләрдә катнашачак. 15-20 сентябрьдә Самарада VII Халыкара курчак театрлары фестивалендә “Су анасы” (Г.Тукай, З.Хөснияр инсценировкасы)  спектаклен тәкъдим итте. 22-27 сентябрь көннәрендә  Казахстанның Актүбә шәһәрендә узачак    V Халыкара курчак театрлары фестивалендә “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” (Зөлфәт пьесасы) спектакле белән катнаша. Әлеге фестивальләрдә  артистлар татар телендә  спектакльләр  уйныячак. Рус группасы  “Теремок” спектакле белән “Белгородская забава” фестивалендә катнашачак.
[gallery columns="1" link="file" size="medium" ids="13695,13696,13697,13698,13699,13700,13701,13702"]
Дилия Шәязданова,
“Әкият” курчак театрының әдәби бүлеге мөдире
“Әкият” курчак театры фотолары

ТАГЫН УКЫРГА:


Казанның курчак театры: «Әкият»кә рәхим ит!


Курчак уйнатучы Дилүс “Әкият” курчак театрының серләрен ача [видео]


АФИША:



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев