Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әкият» курчак театрында - премьера!

«Әкият» курчак театрында «Принцесса Крапинка» дип аталган спектакль премьерасы булды. Аның сценарие Нидерланд язучысы Анна Шмидт әкиятләренә нигезләнеп язылган.Әкият авторы Анна Шмидт (1911-1995) - үз...

«Әкият» курчак театрында «Принцесса Крапинка» дип аталган спектакль премьерасы булды. Аның сценарие Нидерланд язучысы Анна Шмидт әкиятләренә нигезләнеп язылган.

Әкият авторы Анна Шмидт (1911-1995) - үз илендә генә түгел, бөтен дөнья буйлап танылган язучы. Ул Х. К. Андерсен исемендәге алтын медаль лауреаты һәм иң танылган әкиятчеләр исемлегендә. Аның әкиятләре популяр фольклорга, шаян сүзгә, заманага туры килгән сюжетларга корылган.



Сәхнәдә куяр өчен бу кызыклы әсәрне Татарстанның халык артисткасы Эльвира Гыйлемханова әзерләгән. 5 яшьтән олырак балалар өчен булган спектакль үзенчәлекле сценографиясе белән таң калдыра: тамашачыларны гадәти булмаган сәхнә бизәлеше каршылый, әлеге спектакль өчен махсус язылган музыка яңгырый. Балалар гына түгел, олылар да сәхнәдән күзләрен ала алмый бу матурлыкка, искиткеч курчакларга, кызыклы сюжетка, җыр-биюләргә сокланып. Алар барсы өчен дә бу - чын могҗиза, кызыклы маҗара!




Спектакль «Единая Россия» партиясенең «Театры - детям» Федераль программасы кысаларында гамәлгә куелган.
«Әкият» курчак театры фотолары

ТАГЫН УКЫРГА:



“Әкият” курчак театры юбилей сезонын ачты! /афиша/


Казанның курчак театры: «Әкият»кә рәхим ит!


Курчак уйнатучы Дилүс “Әкият” курчак театрының серләрен ача [видео]


 

АФИША:


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев