Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әкиятләрдә генә була торган "яшәү эликсиры" тормышта да очрый икән

Әчегән сөт ризыкларының файдалы икәнен һәрберегез белә. Аларны әле яшәртүче ризыклар дип тә атый алабыз. Алар организмга тагын да күбрәк файда китерсен өчен нишләргә?Кефир. Матдәләр алмашын яхшырта, а...

Әчегән сөт ризыкларының файдалы икәнен һәрберегез белә. Аларны әле яшәртүче ризыклар дип тә атый алабыз. Алар организмга тагын да күбрәк файда китерсен өчен нишләргә?


Кефир. Матдәләр алмашын яхшырта, аксым-углевод балансын җайга сала, эчәклектә әчү процессын киметә. Көндез бер стакан кефир эчү кәефне күтәрә, кичен токсиннарны чыгара, ашкайнатуны яхшырта.

Кефирны әчү процессын көчәйтүче ризыклар, мәсәлән, кара ипи белән бергә ашамагыз. Кайчак кефирга аз гына дарчин өстәргә мөмкин.
Катык. Сөяк һәм мускул тукымаларын ныгыт, нерв системасын тынычландыра, күзәнәкләрнең яңаруына китерә. Катыкны өйдә чагында эчәргә тырышыгыз, югыйсә аның эчне йомшарту үзлеге бар.

Катыкның яңа оетканы файдалы. Озак сакланганы ашказаны-эчәктрактына зарарлы. Катык аппетитны яхшырта. Аны эчәргә, каймак урынына салатларга кушарга да була.
Йогырт. Организмның саклагыч көчен арттыра, шунлыктан чирләгәндә һәм авырудан терелеп килүчегә файдасы зур. Ул канда холестерин төерләре барлыкка килүне кисәтә, матдәләр алмашын яхшырта. Майлылыгы түбән йогыртны иртән дә, кич тә, гомумән, көн дәвамында эчәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев